Фәрит Хәнифов Түбән Кама һәм Яр Чаллыны читләтеп үткән М-7 трассасы кысаларындагы төбәк юллар төзелешен карады

2023 елның 6 мае, шимбә

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Түбән Кама һәм Яр Чаллыны читләтеп үткән М-7 трассасы төзелеше кысаларындагы төбәк юлларны карады. Министр белән «Главтатдортранс» эксплуатацияләү буенча директор урынбасары Зөлфәт Ханмурзин, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ баш инженеры урынбасары Андрей Зинкин, Тукай, Актаныш, Минзәлә муниципаль районнары башлыклары һәм подрядчы оешма  вәкилләре дә юлларны карады.

Объектларны караганнан соң Фәрит Хәнифов Тукай муниципаль районы администрациясендә тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында зур йөк автомобильләре белән төзелеш материалларын ташу нәтиҗәсендә зыян күргән региональ юлларны ремонтлау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Искәртеп узабыз, М-7 автомобиль юлы төзелеше Татарстан Республикасының Алабуга, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнары территорияләре буйлап уза. «Төзелеш материалларын илтеп җиткерү өчен гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле автомобиль юллары кулланыла, алар Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнары территориясе буенча гомуми озынлыгы 272,226 км тәшкил итә», - дип сөйләде Зөлфәт Ханмурзин. Ул шулай ук төзелеш материалларын авыр йөк транспорт белән ташу нәтиҗәсендә Суксинка елгасы аша күпер җимерелүе турында хәбәр итте. Юлны төзекләндерү эшләре программасы буенча 2023 елга «Чаллы - Бурда» автомобиль юлында Суксинка елгасы аша күперне ремонтлау» объекты Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районына кертелгән. Күпердә транспорт хәрәкәтен 2023 елда ачу планлаштырыла.

Киңәшмә йомгаклары буенча “Главтатдортранс” ДКУ һәм район башкарма комитетлары җимерек юлларны даими рәвештә мониторлауны оештырачак, ә подрядчы оешмалар тикшерү барышында ачыкланган искәрмәләрне хәл итәчәк, дигән карар кабул ителде.

Автошәһәргә эш сәфәре барышында министр шулай ук республикада трамвай хәрәкәтен үстерү буенча киңәшмә уздырды. Чара барышында Кама агломерациясе шәһәрләре арасында хәрәкәтне үстерү һәм Чаллы шәһәре Мәләкәс микрорайонында трамвай линиясен төзү турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International