«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» кунакларына 230 данәдән артык транспорт чарасы хезмәт күрсәтәчәк

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

 «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XIV Халыкара икътисади форумында катнашучы кунакларны транспорт белән тәэмин итү оештырылды. Чара барышында делегацияларга хезмәт күрсәтү өчен 60 автобус, 20 микроавтобус һәм 150 берәмлек автомобиль җәлеп ителәчәк. Шулай ук, транспорт чараларын идентификацияләү, шулай ук транспорт чаралары йөрү маршрутларын навигация буенча билгеләү максатларында, файдаланылачак автобуслар һәм микроавтобуслар аккредитация үтәчәк һәм аншлаглар белән җиһазландырылачак. Аерым алганда, чараның рәсми транспорт чараларын идентификацияләү һәм аны популярлаштыру максатыннан транспорт чараларын брендлаштыру да планлаштырылган.

Моннан тыш, 19 майда "Содружество" шәһәрара пассажир компаниясе Казан - Аэропорт - Казан маршруты буенча өстәмә электропоездлар билгели. Казан станциясеннән поезд 10:50 сәгатьтә кузгалып, Аэропорт станциясенә 11:10 сәг. Килеп җитәчәк. Аэропорт станциясеннән поезд 13:28 сәгатьтә китеп, Казан станциясенә 13:48 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Шулай ук, 19 майда "Северный ветер" авиакомпаниясе (Nordwind) Мәскәү - Казан - Мәскәү арасына өстәмә авиарейс куячак. Мәскәүдән рейс Шереметьево аэропортыннан 07:30 сәг күтәреләчәк, очу вакыты 1 сәг. 35 минут тәшкил итәчәк. Казаннан Мәскәүгә очкыч 20:30 сәг. планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы федераль статус алды. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак чара Россия регионнары өчен генә түгел, чит илләр өчен дә масштаблы әһәмияткә ия. Агымдагы елда форумда Азия, Якын Көнчыгыш илләре делегацияләре, шул исәптән Төркия, Индонезия, Малайзия, Иран, Мисыр, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Таҗикстан һәм башка дәүләтләр делегацияләре катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International