5-6 июльдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 109 очрагы ачыкланган

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

 

5-6 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә 38 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 109 очрагы, 114 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 987 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Июльнең 6 көне эчендә республикада 85 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 11 кеше һәлак булган һәм 114 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International