Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Алексей Сидоров белән Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц Контра очрашты. Катнашучылар җәмәгать транспорты өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. А. Сидоров Генераль консулга Татарстан Республикасында пассажирлар ташу өлкәсендә агымдагы эшләр турында хәбәр итте. Шулай ук республиканың транспорт компанияләре тарафыннан автобуслар паркын яңарту, газ-мотор ягулыгында техника сатып алу буенча үткәрелә торган эшләр турында сөйләнелде.