ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2025 ел
җомга

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык тәмамлана. Икеайлык барышында юл буйларын, ясалма корылмаларны, авиация һәм тимер юл тармагы предприятиеләренең янәшәдәге территорияләрен җыештыру чаралары оештырылды.


29
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча юл төзүчеләр Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Мөслим – Биләр» автомобиль юлында Вялюлькина елгасы аша күперне капиталь ремонтлый башладылар.


28
май, 2025 ел
чәршәмбе

Барлыгы 2025 елның гыйнвар-апрель айларында Горький тимер юлының иң эре вокзалларыннан – «РЖД» ААҖ филиалыннан 12 млн кеше җибәрелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2% ка күбрәк.


27
май, 2025 ел
сишәмбе

Горький тимер юлында 2025 елның җәйге сезонына өстәмә поездлар билгеләнгән. Агымдагы елның 24 маеннан ерак араларга йөрүче поездлар Татарстан башкаласыннан Россиянең көньяк шәһәрләренә юл тота.


26
май, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында «Машина йөртүчеләрнең торышын реаль вакыт режимында мониторинглау өчен мобиль кушымта» проекты нәтиҗәләрен куллану мөмкинлеге турында киңәшмә уздырдылар. 

 

Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 2,1 км озынлыктагы һәм 7 м киңлектәге Акъяр - Чирмешән – Шентала автомобиль юлы участогы ремонтланды.


23
май, 2025 ел
җомга

Агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында Татарстан Республикасы чикләрендә Горький тимер юлында йөрүче шәһәр яны поездларыннан якынча 1,9 млн кеше файдаланган. Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2% ка күбрәк.

Горький тимер юлы хезмәткәрләре Казанда яшүсмерләрне социализацияләү буенча төбәк проекты кысаларында ятим балалар өчен профориентацион экскурсия оештырды.


22
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча юлчылар Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов районындагы Әмирхан Еники урамындагы (Вишневский урамыннан Иптәшләр урамына кадәрге) автомобиль юлының 0,3 км озынлыктагы һәм 2 полосалы участогын ремонтлый башладылар.


21
май, 2025 ел
чәршәмбе

Республикада региональ әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында чокырларны ремонтлау эше дәвам итә. Бүгенгә эшләр 377 мең кв. метрдан артык мәйданда башкарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International