Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында «Томыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 18,2 – 20,1 км участогында Мөслим - Иске Сәет автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,9 км тәшкил итә.
Объектта А16Нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, төп юлга 13 мең квадрат метрдан артык мәйданлы ЩМА-8 вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам салу, 5 мең квадрат метрдан артык мәйданда юл кырыйларын м400 вак таш белән ныгыту, юл билгеләре салу буенча эшләр башкарылды.
Эшләрне «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы башкарды.