Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл төзүчеләр Балтач – Шәмәрдән автомобиль юлының 2,1 – 4,6 км участогын ремонтлыйлар. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 2,5 км тәшкил итә.
Объектта төп юлга 18 мең кв. метрдан артык мәйданлы А16ВН асфальт-бетон катнашмасыннан өске катлам җәю, юл кырыйларын 7 мең кв. метр мәйданда М400 вак таш белән ныгыту, юл билгеләре салу планлаштырыла.
Бүгенге көнгә булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16НЛ асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам ясау буенча эшләр башкарылды.
Эшләрне «МДСУ-1» ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.