Бүген Теләче авылының мәдәният сараенда 11 нче сыйныф чыгарылыш укучыларын тәбрикләделәр. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Лилия Сафиуллина катнашты. Ул чыгарылыш укучыларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм белән котлады.
"Бүген үзенчәлекле көн. Бер яктан - моңсу, икенче яктан - шатлыклы. Алда сезне бары тик шатлыклы вакыйгалар, барлык башлангычларыгызда уңышлар гына көтсен!",- дип теләде Лилия Сафиуллина.
Барлык котлауларга да кушылабыз! Алга барыгыз һәм үзегезгә максатлар куегыз, уңышлар!