ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2025 ел
якшәмбе

Бүген республиканың күп кенә муниципаль берәмлекләрендә татар милли бәйрәме Сабантуйны билгеләп үттеләр. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Теләче районында Министрлыкка беркетелгән Сабантуйда катнашты.


4
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш сәфәре белән Түбән Новгородта.

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 11,5 – 12,9 км участогында Кошар – Ключи - Сап автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,4 км тәшкил итә.


3
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Чиләбе өлкәсеннән делегация Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында булды.

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында М-7 «Идел» - Бизәки гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле автомобиль юлында, км 2,3 транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.


2
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм  проекты буенча Әлмәт – Мөслим автомобиль юлы ремонтлана, аның озынлыгы 1,860 км.

Бөреле - Коркачык аралыгында ремонт эшләре бару сәбәпле, 5 июньнән 31 июльгә кадәр шәһәр яны поездларының расписаниесе үзгәрәчәк. Гамәлдәге график белән аерма ике минуттан алып сәгать ярымга кадәр тәшкил итәчәк.


30
май, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасына эш сәфәре барышында Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков юл эшчәнлеге планы турында фикер алышу өчен республика рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, шулай ук Казан-Екатеринбург тизйөрешле маршрутына керәчәк «Идел» М-7 трассасын реконструкцияләү участогында производство киңәшмәсе уздырды.

Бүген А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында тантаналы шартларда 03830 "Метеор - 2020" проектының су асты канатларында яңа тизйөрешле пассажир судносы суга төшерелде.

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында «Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» иҗтимагый оешмасының ХХХ хисап-сайлау конференциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International