Алабугада 2025-2030 елларда җәмәгать пассажир автомобиль транспортын яңарту буенча киңәшмә узды

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Алабугада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 2025-2030 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать пассажир автомобиль транспортын яңарту буенча киңәшмә үткәрде.

Чарада Идел буе федераль округы төбәкләренең транспорт Министрлыгы, ТР муниципаль берәмлекләре вәкилләре, видеоконференцэлемтә буенча РФ транспорт министры урынбасары Виктор Тимофеев, РФ сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Чараны ачып, Виктор Тимофеев җәмәгать транспортын үстерү мәсьәләсе бүген төп өстенлекләрнең берсе, аның буенча даими рәвештә эзлекле эшләргә кирәк дип ассызыклады. Виктор Тимофеев Татарстан Республикасы Рәисенә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Рөстәм Нургалиевич РФ Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясен җитәкли, һәрвакыт  транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә һәм даими контрольдә тота, бигрәк тә Татарстан Республикасында».

РФ министр урынбасары билгеләп үткәнчә, бүгенге киңәшмәне уздыру урыны итеп ТР транспорт Министрлыгы тарафыннан «SOLLERS» Россия предприятиесенең Татарстандагы «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендәге җитештерү мәйданчыгы билгеләнде. «Россия Президенты Владимир Путин юлламасында аерым ассызыкланганча, илкүләм проект кысаларында нәкъ менә Ватан техникасы китерелергә тиеш һәм димәк, бүген» SOLLERS» автобусының яңа модельләре тәкъдим ителәчәк, барысы да безнең җитәкчелектән булган күрсәтмәләр нигезендә", - дип өстәде Виктор Тимофеев.

Фәрит Хәнифов үз чыгышында Татарстанда пассажир транспорты өлкәсендә уздырылган чаралар турында сөйләде.  

Республика муниципаль берәмлекләрендә 5 ел эчендә даими рәвештә пассажирлар йөртүче транспорт предприятиеләренең хәрәкәтчән составының норматив торышына анализ ясалды. "Татарстанда муниципаль маршрутларда 1360 автобус эшли. Җәмәгать транспортына ел саен 2308 транспорт чарасы чыга, бу 848 маршрут», - дип сөйләде министр.

"2019 елдан 2024 елга кадәр республикада барлыгы 461 автобус һәм 74 троллейбус яңартылган. Шул ук вакытта хәрәкәт итүче составның уртача яше ел саен арта. Елына 117 автобусны планлы рәвештә яңарту 2030 елга «җәмәгать транспортын үстерү» федераль проектының төп күрсәткеченә ирешергә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов һәм катнашучыларга мөрәҗәгать итте. – Тәэмин итүче-заводлар тотрыклы, план режимында эшли алсын өчен, бу тигезләүне үзара хезмәттәшлектә эшләргә кирәк».

Киңәшмә кысаларында автобусларны, шәһәр электр транспортын яңарту, төбәкләрдә трамвайларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аннары чарада катнашучылар «SOLLERS» ГАҖ җитештерүе һәм җиһазлары белән таныштылар. Компания Россиядә автомобильләр һәм автокомпонентлар җитештерүче әйдәп баручы компания, тулы күләмле внедорожниклар һәм җиңел коммерцияле автомобильләр базарында лидер. SOLLERS ATLANT (LCV) кебек төрле модификацияле автобуслар, SOLLERS минивэннар һәм SOLLERS SA6, SOLLERS SA9 туристлык класслы автобуслары чыгаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International