Фәрит Хәнифов: «Регионара пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны үстерү өчен Чистай – Сарапул регионара маршрутын ачу мәсьәләсе карала»

2025 елның 4 июле, җомга

Бүген Мәскәүдә Росморречфлот тарафыннан РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев рәислегендә Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көненә багышланган селектор киңәшмәсе узды. Чарада РФ транспорт министры Роман Старовойт, видеоконференцэлемтә буенча төбәк транспорт Министрлыклары, тармак оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Чистайдан видеоконференцэлемтә аша шәһәрдә пассажир пристане төзелеше турында хәбәр итте.

Пристань проекты «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ тарафыннан эшләнгән, төзелешнең заказчысы- «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Төзелешкә рөхсәт 2023 елда бирелгән һәм 2025 елның сентябренә кадәр озайтылган.

Бинаның гомуми мәйданы 596 кв. метрдан артык, бер катлы пассажирлар павильоны 100 кешегә исәпләнгән, причал диварының озынлыгы 208,5 м, төзекләндерүнең гомуми мәйданы 7 189 кв. м.

"Тирәнәйтү эшләре башкарылды. Гидротехник корылма паспортына үзгәрешләрне 2025 елның июль уртасына кадәр башкару планлаштырыла. Шуннан соң «КазИнжПроект» ҖЧҖне тикшерү нәтиҗәләре буенча кисәтүләр төшереләчәк, бу объектны учетка куярга һәм баланс тотучыга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип сөйләде Фәрит Хәнифов.

Агымдагы елның 25 апреленән, навигация башланганнан бирле, пристаньга 28 судно кергән, 89 сәгать тукталыш башкарылган, 4310 пассажир килгән, 2051 киткән.

«Чистай шәһәреннән регионара пассажирлар йөртүне үстерү өчен «Елга магистральләре» проекты кысаларында Чистай-Сарапул регионара маршрутын ачу мәсьәләсе карала», - дип хәбәр итте министр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге пассажир пристане эше «Бөек Идел юлы» милли туристлык маршруты кысаларында Татарстан Республикасы эчендә дә, шулай ук Россия Федерациясенең күрше регионнары белән дә уңайлы социаль елга ташуларын оештырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук шәһәргә туристлар агымын арттырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International