Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Мәсәлән, министрга Казанның Төньяк бистәсендә яшәүче ханым грунт бүлеп бирү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.
Югары Ослан кешесеннән Нурлат муниципаль районының Яңа Тумба һәм Әлки муниципаль районының Иске Тумба торак пунктлары арасында автомобиль юлы төзүне сорап икенче мөрәҗәгать килде.
Фәрит Хәнифов Министрлык белгечләренә кергән мөрәҗәгатьләрне өйрәнергә кушты. Шулай ук бирелгән сораулар буенча тиешле мәгълүмат алга таба эшләү өчен республика муниципаль районнары башкарма комитетларына җиткерелде.
Исегезгә төшерәбез, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Н.Ершов ур., 31а. Кабул итүгә язылу өчен тел.: 8 (843) 291-90-29.