Татарстанда илкүләм проект буенча «Актаныш-Мөслим» автомобиль юлы ремонтланды

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында «Актаныш - Мөслим» автомобиль юлының 5,8 - 8,7 км участогында ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 2,950 км тәшкил итә.

Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16Нн асфальт-бетон катламын тигезли торган вак таш-ком катнашмасыннан нигез салып, киңәйтү чокырлары ясау буенча эшләр башкарылды. Шулай ук 20,6 мең кв.м мәйданда ЩМА-8 өслегенең өске катламын салу, 8,5 мең кв. м мәйданда юл кырыйларын М-400 вак таш белән ныгыту, юл билгеләре салу чаралары гамәлгә ашырылды.

Автомобиль юлы гомумән алганда 19 торак пункт аша уза, шулай ук М-7 федераль трассасына чыгу мөмкинлеге бирә. 

Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, подряд оешмасы - «Татавтодор» АҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International