Бүген бәйрәмнәрен диңгез һәм елга суднолары белән турыдан-туры идарә итүчеләр генә түгел, ә портларда, суднолар төзү заводларында һәм тармакның башка объектларында эшләүче белгечләр дә билгеләп үтә. Су транспорты хезмәткәрләренең авыр хезмәте ихлас ихтирам уята. Сезнең һөнәрегез аеруча чыныгу, нык характерлы булу, куелган бурычларны төгәл хәл итә белү һәм иң катлаулы ситуацияләрдә дә батырлыкны саклауны таләп итә.
Буыннар алмашынуын тәэмин итүче, иң кыю һөнәрләрнең берсен сайлаган яшь белгечләргә тормышка юллама бирүче тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең җилкәгез артында - эшегезне квалификацияле һәм фидакарьлек белән башкарып, намус һәм лаеклылык белән үткән озын юл.
Бу бәйрәм көнендә Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек, бәхет һәм яңа казанышлар телим!
Татарстан Республикасы
транспорт һәм юл хуҗалыгы министры
Ф. М. Хәнифов