Фәрит Хәнифов «цемент-бетон һәм минераль бәйләгечләр кулланып автомобиль юллары төзү» конференциясендә катнашты

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов V Халыкара «Цемент-бетон һәм минераль бәйләгечләр кулланып автомобиль юллары төзү» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Конференцияне Росавтодор, Бетон юллар ассоциациясе, МАДИ, «Союздорстрой» СРО оештырды. Чара Мәскәү автомобиль - юл дәүләт техник университетында узды. Конференциядә РФ дәүләт хакимияте органнары, эксперт җәмгыяте, инфраструктура проектлары вәкилләре катнашты.

Фәрит Хәнифов катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасының юллар челтәре җитәрлек дәрәҗәдә үскән, төзелеш һәм ремонт вакытында инерт материаллар - ком, вак таш һ.б. актив кулланыла, дип билгеләп үтте. «Әмма юл киемнәре конструкциясе сыйфатлы һәм озакка чыдам булсын өчен, асфальт - бетон юлларга караганда экономиялерәк һәм арзанрак булган цемент-бетон юллар төзергә кирәк», - диде министр һәм барысына да бу юнәлештә эшләргә тәкъдим итте.

Чарада эксплуатация чыгымнарын киметүне тәэмин итә торган нәтиҗәле юл-төзелеш материалларын, төзелешнең алдынгы технологияләрен куллану мәсьәләләре һ.б. каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International