Татарстанда «Люга - «Нырты совхозы» автомобиль юлына капиталь ремонт ясала

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Люга - «Нырты совхозы» автомобиль юлын 18,2 – 24,0 км участогында капиталь ремонтлыйлар. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 5,8 км тәшкил итә.

Әлеге кишәрлекне ремонтлау кысаларында А32Нн асфальт-бетон катнашмасыннан аскы катлам җәю, ЩМА-8дән өске катлам җәю, шулай ук юл кырыйларын М-400 маркалы вак таш белән ныгыту, юл билгеләре салу планлаштырылган. Хәзер юл хезмәтләре тарафыннан комнан түшәү катламы ясала.

Күрсәтелгән чаралар юл эшләре программасында каралган финанслау кысаларында гамәлгә ашырыла.

Проектлаучы - «ПЦ Град» ҖЧҖ, заказ бирүче - «Главтатдортранс» ДКУ, генподряд оешмасы - «Татавтодор» АҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International