Татарстанда М-7 «Идел» - Иске Иркәнәш - Татар Мөшегесе автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында 6,5-8,5 км участогында М-7 «Идел» - Иске Иркәнәш - Татар Мөшегесе автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 2 км тәшкил итә.

Объектта А16Нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 14 мең кв.метрдан артык мәйданлы ЩМА-8 вак таш-мастикалы асфальт-бетоннан өслекнең өске катламын салу, юл кырыйларын М-400 вак таш белән ныгыту буенча чаралар үткәрелде, юл билгеләре ясалды.

Эшләрне «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International