Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Анда Рус Акташы - Азнакай автомобиль юлыннан Сарман районының Габдрахман авылына кадәр керү юлын асфальтлау, Нурлат районының Яңа Тумба - Әлки районының Иске Тумба авыллары арасында автомобиль юлы төзү һәм 107 нче Казан-Бөреле-Казан маршруты буенча автобус булмау буенча мөрәҗәгатьләр каралды.
Әлеге сораулар буенча министр Сарман, Нурлат, Әлки районнары муниципаль берәмлекләре вәкилләре, шулай ук Министрлыкның профильле бүлекчәләре белгечләре белән фикер алышты. Мөрәҗәгатьләр буенча аңлату җаваплары бирелде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Н.Ершов урамы, 31а. Кабул итүгә 8 (843) 291-90-29 телефоны буенча язылырга мөмкин.