Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 144 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 1 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 122 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6269 кеше килгән, 6363 пассажир киткән.

23 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән яңгыр, урыны белән юеш кар. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура 4-9 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International