Smartavia авиакомпаниясе көзге-кышкы чорга Казаннан Санкт-Петербургка даими рейсларга билетлар сата башлады

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Smartavia авиакомпаниясе көзге-кышкы чорга Казаннан Санкт-Петербургка даими рейсларга билетлар сата башлады. Кышкы очышлар җәдвәле 2019 елның 27 октябреннән 2020 елның 28 мартына кадәр гамәлдә булачак.

Smartavia көзге-кышкы навигациясендә Санкт-Петербургка атнага 4 тапкыр – дүшәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә рейслар башкарачак. Очулар эконом класслы салоннар белән Boeing 737-700 һәм Boeing 737-800 уңайлы һава судларында башкарылачак. Билет бәясе 2 600 сумнан башлана.

Smartavia авиакомпаниясе барлык даими рейсларда балалар өчен ташламалар тәкъдим итә. Ә Smartavia премия программасында катнашучылар очыш өчен 500 миль алырга мөмкин. Җыелган мильларны премия авиабилетларына алыштырырга була. Премия программасында https://www.nordavia.ru/miles/rules/ сылтама буенча теркәлергә һәм тулырак шартларны белергә мөмкин.

Шулай ук «Казан» халыкара аэропортыннан сәяхәтчеләр, Red Wings авиация альянсы буенча Smartavia партнерының маршрут челтәрендә очышны дәвам итү өчен, Санкт-Петербургтагы уңайлы юллардан файдалана алалар.

Авиабилетларны Smartavia регуляр рейсларына www.nordavia.ru сайтында һәм сезнең шәһәр агентлыкларында сатып алырга мөмкин. Smartavia колл-үзәгенең +7 800 200 00 55 (Россия буенча шалтырату бушлай)  телефоны буенча рейсларның тулырак җәдвәлен белергә һәм авиабилетларны броньларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International