Лаеш муниципаль районында Лаеш - Чирпы автомобиль юлын төзекләндерү сәбәпле 11 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр югарыда күрсәтелгән автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
Урап узу "Казан - Оренбург", "Лаеш шәһәренә керү юлы" гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларыннан башкарыла.