Сарман районында Җәлил-Сарман автомобиль юлын ремонтлау сәбәпле 12 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр югарыда күрсәтелгән автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
Урап узу "Сарман - Игәнә - Баш" - Мортыш Баш гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларыннан башкарыла. Урап узу хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.