Игътибар: бәйге!

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Автомобиль юллары буенча мәгълүмат үзәге массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль медиа һәм блог өлкәсендә юл челтәре үсеше, Россия автомобиль юллары тарихы, бу өлкәдә тармакның технологик үсеше һәм һөнәрләрнең иң яхшы яктыртылуына журналистлар өчен ел саен үткәрелә торган бөтенроссия конкурсын үткәрү турында игълан итә. Быел конкурс шул исәптән Росавтодорның 15 еллыгына багышлана.

Конкурста федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлары, шулай ук социаль челтәрләрдәге профиль аккаунтларын алып баручы яки тематик басмалар әзерләп чыгарган юл оешмалары катнаша ала. Конкурска 2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 11 октябренә кадәр басылып чыккан төрле жанрдагы текст материаллары, теле - һәм радиосюжетлар, фотоматериаллар, лонгридлар, шулай ук 2018 елның 11 октябреннән 2019 елның 11 октябренә кадәр басылып чыккан альбомнар, китаплар һәм юл күрсәткечләре дә тәкъдим ителергә мөмкин.

Конкурс сигез номинация буенча үткәрелә:

•  «Юл энергиясе» - юл челтәрен үстерү темасына (интернет һәм басма ММЧ өчен) иң яхшы мәкалә.

• «Имин юл» - юлларда куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә багышланган иң яхшы телесюжет һәм иң яхшы телепрограмма.

• «Юл эше» - юл челтәрен үстерү темасына иң яхшы радиоматериал һәм иң яхшы радиопрограмма.

• «Юл эволюциясе» - юл хуҗалыгы өлкәсендәге технологияләргә, юл объектларын яхшырту һәм үстерү процессына багышланган иң яхшы фоторепортаж.

• «Юллар вакыты» - юл өлкәсендә социаль челтәрдәге иң яхшы аккаунт.

• «Все путем» - юл челтәрен үстерү, юллар булдыру тарихы, һөнәрләр һәм тармак кешеләренә багышланган иң яхшы лонгрид.

• «Юллар динамикасы» - юл тематикасына багышланган иң яхшы махсус китап басмасы (альбом, китап, юл күрсәткече).

• «Юллар кешеләр өчен» - иң яхшы мәгълүмати интернет-проект/юл өлкәсендә портал.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2019 елның 11 октябренә кадәр (кертеп) konkurs@infad.ru адрес буенча кабул ителә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 16-18 октябрьдә Екатеринбургта узачак «Юл – 2019» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International