Татарстанда илкүләм проект кысаларында Зур Нөркәй-Кадрәк автомобиль юлының 1,7 км озынлыктагы участогы ремонтланды

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Татарстанның Минзәлә районында Зур Нөркәй-Кадрәк автомобиль юлында 19,5 км дан 21,2 км га кадәр участокта ремонт эшләре тәмамланган. Участок ремонт программасына «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында кертелгән.

Юл хәрәкәтнең 2 полосасы белән 4 техник категория нормативы буенча проектланган, машиналар йөрү өлешенең киңлеге 7 м тәшкил итә. Ремонт барышында һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары вак таш белән ныгытылган, металлдан 96 метр озынлыктагы барьер киртәләре урнаштырылган һәм юл тамгалары төшерелгән. Финанслау күләме 19 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Эшләрнең генераль подрядчысы - Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе «Татавтодор» АҖ.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2019 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча төбәк челтәренең 108,3 км озынлыктагы 75 объекты ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International