Кайбер шәһәр яны поездларының җәдвәлләре 21 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр кайбер көннәрдә үзгәрәчәк. Бу Киров өлкәсенең Нократ Аланы – Ямное аралыгындагы планлы ремонт-юл эшләре белән бәйле.
Үзгәрешләр Нократ Аланы – Ижевск, Казан – Сосновка – Казан, Казан – Кизнер юнәлешендәге поездларның күпчелегенә кагылачак. Гамәлдәге җәдвәл белән аерма бердән егерме минутка кадәр тәшкил итәчәк.
Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 21, 23, 25 сентябрьдә 6374 нче Вятские Поляны – Ижевск, № 6424, № 6410 һәм № 6440 Казан – Сосновка, № 6926 һәм № 6438 Казан – Кизнер шәһәр яны поездлары, шулай ук 22, 24, 26 сентябрьдә № 6924 Казан – Кизнер поезды Нократ Аланы – Ямное участогында икенче юл буенча хәрәкәт итәчәк.
«Содружество» шәһәр яны компаниясе эшләргә аңлау белән карауны һәм шәһәр яны поездлары җәдвәлендәге үзгәрешләр белән танышуны сорый.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны «Содружество» шәһәр яны компаниясенең 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.