ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның апрель аеннан регионнарда транспорттан файдалану мөмкинлеген арттыру максатында Татарстан Республикасының Саба районы Шәмәрдән станциясендә ерак араларга йөрүче 515/516нчы номерлы Ижевск - Анапа, шулай ук 15/85нче номерлы һәм 16/86нчы номерлы Чиләбе/Нижневартовск - Мәскәү пассажир поездлары тукталыш ясый башлаячак.

Кичә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында юллар төзелешендә кулланыла торган материалларга багышланган киңәшмә булып узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Газпром ВНИИГАЗ» ҖЧҖ, республиканың юл-төзелеш оешмалары, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, КФУ вәкилләре катнашты.  

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рөхсәт ителгән социаль челтәрләрдә юл-транспорт тармагының мөһим вакыйгалары турында хәбәр итүне дәвам итә. 


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген республиканың Чистай һәм Алексеевск муниципаль районнарында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында баланс комиссияләре булып узды. 

Тэги: Баланс комиссиясе

2022елның 1 маеннан 31 июленә  кадәр Татарстан Республикасы  Әлмәт муниципаль районында Түбән Мактама - Актүбә автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. 3 ай дәвамында әлеге юл өлешендә капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Тэги: Юлларны төзекләндерү

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Фәрит Хәнифов Татарстанда цемент-бетонлы юллар төзү турында киңәшмә үткәрде. Узган атнада республиканың төзелеш һәм юл оешмалары җитәкчеләре - «Автострада» АҖ генераль директоры урынбасары Ренат Уткин, «РБР-16» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Михаил Калинин, «Татдорпроект» институтының техник директоры Марат Якушев һәм «СМП-Нефтегаз» АҖ бүлек башлыгы Фәрит Нуретдинов Беларусь Республикасында цемент-бетонлы юллар төзү тәҗрибәсе белән таныштылар. Минск шәһәрендә алар җирле әһәмияттәге 1980 елларда төзелгән тарихи һәм узган елда гына файдалануга тапшырылган яңа автомобиль юллары белән таныштылар.

Республиканың төбәк әһәмиятендәге юлларында хәзер 314 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Узган тәүлектә 2197 тонна ком катнашмасы кулланылды.

Тэги: Регион юллары

28
март, 2022 ел
дүшәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проектның юл эшләре программасы Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәре башкарма комитетлары тәкъдимнәрен исәпкә алып формалаштырыла.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

2022 елның 26 мартында ДОСААФ  тирында Татарстан Республикасы  юл-транспорт комплексы предприятиеләре  һәм оешмалары арасында «Сәламәтлек - 2022» Спартакиадасы кысаларында винтовкадан ату ярышлары узды. 

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча 2022елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава торышы начарланачак. Юеш кар, явым-төшемнәр көтелә, урыны белән көчле җил. Кайбер юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International