Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы белән «Автострада» АҖ арасында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составында «Алексеевск-Әлмәт» автомобиль юлын төзү һәм эксплуатацияләү турында төзелгән концессия килешүе кысаларында Татарстан Республикасында «Алексеевск – Әлмәт»автомобиль юлы төзелә. Генераль подряд оешмалары булып «СМП-Нефтегаз» АҖ (1 этап) һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ (2,3 этап) тора.
Горький тимер юлы Казанда БРИКС илләре саммитын үткәрү вакытында шәһәр яны электропоезды белән 45 меңнән артык пассажирны йөрткән. Шуларның 30 меңгә якыны - форумда катнашучы.
Куйбышев тимер юлы хаклы рәвештә безнең стратегик партнерыбыз булып тора. Магистраль полигонында Татарстан икътисадының барлык тармаклары өчен мөһим йөк ташыла (елга 15 млн тонн), шул исәптән нефть химиясе комплексы продукциясе дә. Шулай ук халыкка тимер юл транспорты белән хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырыла, пассажирлар инфраструктурасы объектлары төзелә һәм шәһәр яны пассажирларын ташу күрсәткече арта.
Исегезгә төшерәбез, 24 сентябрьдә Учи.ру порталында «Имин юллар» V бөтенроссия онлайн-олимпиадасы старт алды.
БРИКСта катнашучы илләр мультимодаль логистиканы тәэмин итү өчен бердәм транспорт платформасы булдыру мөмкинлеген өйрәнәчәк. Бу хакта БРИКС XVI саммитының Казан декларациясендә әйтелә.
Горький тимер юлы БРИКС илләре саммитына әзерлек барышында Татарстан башкаласында Казан – Аэропорт тимер юл вокзалы участогында шәһәр яны пассажирлар инфраструктурасын яңартты.
Бүген тантаналы шартларда Казан вокзал комплексының беренче катында яңа форматтагы бизнес-зал ачылды.
Горький тимер юлы урнашкан территорияләрдә РФ субъектларының берләштерелгән бюджетларына салым түләүләренең һәм социаль фондка иминият кертемнәренең гомуми күләме 2024 елда 14,5 млрд тәшкил итте.
2024 елның 24 октябрендә Башкортстан Тармакара институты электрон форматта (дистанцион рәвештә) «Урал – 2024 юл хәрәкәте иминлеге өчен җаваплы иң яхшы белгеч» V ачык төбәкара конкурсын үткәрә.
Пассажирларга уңайлы булсын өчен Татарстан Республикасында 1086 чакрым тукталыш пункты Казанская т.п. дип үзгәртелде.