БРИКСта катнашучы илләр мультимодаль логистиканы тәэмин итү өчен бердәм транспорт платформасы булдыру мөмкинлеген өйрәнәчәк. Бу хакта БРИКС XVI саммитының Казан декларациясендә әйтелә.
«Без шулай ук БРИКС илләре арасында мультимодаль логистиканы тәэмин итү максатларында транспорт хезмәтләрен координацияләү һәм камилләштерү өчен логистик платформа булдыру мөмкинлекләрен алга таба өйрәнүгә исәп тотабыз», - дип билгеләп үтелә документта.
Анда «алга киткән транспорт инфраструктурасы, куркынычсыз, ышанычлы һәм икътисади яктан нәтиҗәле халыкара транспорт маршрутлары, инновацион технологияләр һәм сәүдә агымнары үсешенә һәм кешеләрнең чик буендагы хәрәкәтенә ярдәм итәчәк» диелә.
БРИКС лидерлары «транспорт өлкәсендә хезмәттәшлекне гамәлгә ашырганда барлык катнашучы дәүләтләрнең суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген хөрмәт итеп, барлык кызыксынган якларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм БРИКС илләренең Транспорт потенциалын күтәрү өчен транспорт диалогын алга таба үстерүгә өметләнәләр».