Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы белән «Автострада» АҖ арасында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составында «Алексеевск-Әлмәт» автомобиль юлын төзү һәм эксплуатацияләү турында төзелгән концессия килешүе кысаларында Татарстан Республикасында «Алексеевск – Әлмәт»автомобиль юлы төзелә. Генераль подряд оешмалары булып «СМП-Нефтегаз» АҖ (1 этап) һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ (2,3 этап) тора.
Юлның озынлыгы 145 км дан артык, ул Татарстан Республикасының 5 муниципаль берәмлеге (Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Әлмәт районнары) территориясе аша уза. Юл категориясе - 1а, хәрәкәт полосалары саны – 4.
Юл буенда барлыгы 42 ясалма корылма төзеләчәк, шуларның 33 - юлүткәргеч, 9 - күпер. «Бүгенге көнгә 36 ясалма корылмада эшләр тәмамланган, 6 сында эшләр әле алып барыла. Хәзер объектны файдалануга тапшыруга әзерлек эшләре башланган, бу ярларны төзекләндерү, саклагыч челтәр һәм металл барьер киртәләре урнаштыру, горизонталь юл билгеләре салу һ.б.», - дип хәбәр итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Автомобиль юлын төзүнең максаты - илнең транспорт потенциалын гамәлгә ашыру өчен халыкара транспорт коридорлары челтәренә заманча транспорт инфраструктурасын булдыру шартларын тудыру, шулай ук транспорт агымнарына хезмәт күрсәтүне тәэмин итү һәм автомобиль юллары челтәренең артык йөкләнешен киметү. «Шәле — Баулы» автомобиль юлы М-7 «Идел» һәм М-5 «Урал» федераль трассаларын берләштерәчәк һәм «Европа — Көнбатыш Кытай» транспорт коридорының бер өлеше булачак.