Исегезгә төшерәбез, 24 сентябрьдә Учи.ру порталында «Имин юллар» V бөтенроссия онлайн-олимпиадасы старт алды.
Гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-9 сыйныф укучыларын тикшерү һәм аларның грамоталылыгын арттыру өчен онлайн форматтагы ярыш Россия Федерациясе транспорт Министрлыгы һәм Россия эчке эшләр Министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе, шулай ук АНО «Милли приоритетлар» һәм Учи.ру мәгариф онлайн-платформасы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә бишенче тапкыр уздырыла.
Биремнәрне үтү мөмкинлеге булсын өчен Учи.ру белем бирү онлайн-платформасында теркәлергә һәм шәхси кабинеттан олимпиада битенә күчәргә кирәк. Биремнәрне өй шартларында ата-аналар катнашында башкарып була. Онлайн-олимпиадада катнашу түләүсез үткәрелә.
Биремнәрдә җәяүлеләр кичүләрендә һәм автомобиль транспортында, шулай ук шәхси автомобиль чараларын кулланганда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләренә игътибар бирелә. 2023 елда бу темалар мәктәп укучылары өчен иң катлаулысы булып чыкты.
Юл хәрәкәте иминлеген арттыруда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү генә түгел, яхшы автомобиль юллары да ярдәм итә. Биш ел эчендә «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру барышында мәгариф һәм ял итү учреждениеләренә илтүче 4 меңнән артык автомобиль юлы участогы ремонтланды. Бу эш 2024 елда да дәвам итә.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты — Россиядә 2019 елда старт алган милли проектларның берсе. Аның төп максаты - куркынычсыз, заманча һәм уңайлы транспорт инфраструктурасын булдыру.