Бүген Куйбышев тимер юлы 150 еллыгын билгеләп үтә! Бер гасырдан артык берөзлексез хәрәкәт!

2024 елның 25 октябре, җомга

Куйбышев тимер юлы хаклы рәвештә безнең стратегик партнерыбыз булып тора. Магистраль полигонында Татарстан икътисадының барлык тармаклары өчен мөһим йөк ташыла (елга 15 млн тонн), шул исәптән нефть химиясе комплексы продукциясе дә. Шулай ук халыкка тимер юл транспорты белән хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырыла, пассажирлар инфраструктурасы объектлары төзелә һәм шәһәр яны пассажирларын ташу күрсәткече арта.

Әлбәттә, моның артында һәр хезмәткәрнең – инженерларның, төзүчеләрнең, машинистларның, диспетчерларның һәм логистларның, станция башлыкларының, проводникларның, дежурларның һәм тимер юл һөнәрләренең башка бик күп белгечләренең хезмәте тора. Хезмәткәрләрдә куркынычсызлык, уңайлылык, пассажирларны һәм йөкләрне билгеләнгән пунктларга җиткерүнең ышанычлылыгы һәм төгәллеге өчен гаять зур җаваплылык ята. Күп очракта фидакарь хезмәт, эшкә җаваплы караш һәм тимер юлчыларның югары квалификациясе нәтиҗәсендә илебезнең бөтен транспорт системасы ныгый һәм динамикалы үсә.

Без бөтен коллективны истәлекле дата белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә эшегездә бердәм булуыгызны һәм ышанычлы адымнар белән алга баруыгызны телибез! Ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, тынычлык һәм игелек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International