Горький тимер юлы Казанда БРИКС илләре саммитын үткәрү вакытында шәһәр яны электропоезды белән 45 меңнән артык пассажирны йөрткән. Шуларның 30 меңгә якыны - форумда катнашучы.
«Магистраль аккредитация узган катнашучыларга, чараны оештыруда катнашкан затларга, шулай ук Казан – Аэропорт һәм Вахитово – Аэропорт маршрутларында Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга транспорт хезмәте күрсәтте. Саммитны уздыруның төп мәйданчыгы «Казан Экспо» күргәзмә үзәге булды. Тимер юл транспорты җирле халык өчен дә, 35 дәүләттән артык форум кунаклары өчен дә төп транспорт булды», – дип ассызыклады Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский.
Чагыштыру өчен, гадәти көннәрдә бу участокта пассажирлар агымы тәүлегенә уртача 1,6 – 1,8 мең пассажир тәшкил итә. 22 октябрьдә 10 меңнән артык пассажир йөртелгән, шуларның 7 меңе – форумда аккредитацияләнгән катнашучылар һәм 23 октябрьдә –12,3 меңнән артык кеше, шуларның 10,3 меңе – катнашучылар.
Шәһәр яны поездлары 20 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр 176 өстәмә рейс башкарган. Хәрәкәт интервалы 20 минут тәшкил иткән. Өстәмә рейслар саны саммит программасына карап үзгәргән. Аларның саны тәүлегенә 8 дән 50 гә кадәр булган. Шәһәр халкы өчен өстәмә рейслар белән беррәттән, аэропортка үзгәртелгән расписание буенча баручы көндәлек поездлар йөрүен дәвам иткән: 9 поезд - Казан станциясеннән Аэропорт станциясенә кадәр һәм 11 поезд - кире юнәлештә.