Бүген тантаналы шартларда Казан вокзал комплексының беренче катында яңа форматтагы бизнес-зал ачылды.
Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры урынбасары Николай Федосеев һәм Горький тимер юлы – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский катнашты.
«Биредә поездны уңайлы көтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Без сезон буе вокзалдан алып аэропортка кадәр булган тимер юл аралыгын тәртипкә китердек. Барлык перроннар да ремонтланды,» - диде Фәрит Хәнифов. Миндортранс башлыгы шулай ук Казанның тимер юл вокзалында бизнес-зал ачылу шәһәр халкы һәм кунаклары өчен искиткеч бүләк, дип өстәде.
«Казанның төп вокзалында мондый киңлекне эшләтеп җибәрү буенча масштаблы эш башкарылды. Без пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, һәм хәзер Казандагы комплексның яңа дәрәҗәгә чыгуын горурланып билгеләп үтәбез», – дип ассызыклады Сергей Дорофеевский.
Күпфункцияле зонада поездны көтеп вакытны уңайлы итеп уздырырга һәм сәяхәттән рәхәтләнеп ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Ял итү зонасы үзендә заманча дизайнның гамәлилеген һәм эстетикасын берләштерә. Һәр кунак фильмны карый яки яраткан сериалны тизйөрешле Wi-Fi ярдәмендә юлга күчереп куя ала.
Бизнес-зал кунакларын «a la carte» системасы буенча кайнар ризыкларны киң сайлап алу менюсы гаҗәпләндерәчәк, ә официантлар хуш исле каһвә һәм тәмле десерт сайларга ярдәм итәчәк. Һәр килүче өчен сәламләү эчемлеге күңелле бонус булачак.