Пассажирларга уңайлы булсын өчен Татарстан Республикасында 1086 чакрым тукталыш пункты Казанская т.п. дип үзгәртелде.
1086 км яңа тукталыш пункты пассажирлар соравы буенча 2024 елның 23 сентябреннән файдалануга тапшырылган. Ул Әгерҗе станциясе белән 1083 км тукталыш пункты арасында урнашкан.
Анда Кизнер – Ижау, Нократ Аланы – Ижау һәм Ижау – Кизнер шәһәр яны поездлары туктала.