ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 179 автобус чыккан.
Апрельдә “РТЮ” ААҖнең юл челтәрендә традиция буенча язгы хезмәт шимбәсе бара.

Үткән җомгада Мәскәү-Казан-Мәскәү маршруты (Домодедово аэропорты) буенча беренче рейс башкарылды. “Сибирь” авиакомпаниясе әлеге юнәлештә рейс ачучы беренче федераль ташучы булды.


18
апрель, 2014 ел
җомга
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе 2014 елның май бәйрәмнәрендә пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен Горький тимер юлында шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрүен хәбәр итә.
16-17 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә 86 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 143 очрагы, 115 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1485 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 263 автобус чыккан.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы территорияләрне һәм ясалма корылмаларны чүп-чардан чистарту буенча  санитар-экологик икеайлык дәвам итә.
Агымдагы елның беренче 3 аенда «Казан» халыкара аэропортының пассажирлар агымы 358 798 кеше тәшкил итте. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17,3% күбрәк.
Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 252 автобус чыккан.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Мәгълүматлар буенча, 2014 елның 2 аенда гына да поездлар хәрәкәте зонасында бәхетсезлек очракларыннан 313 кеше һәлак булган, 69 кеше зыян күргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International