«Казан» халыкара аэропорты 2014 нче елның беренче кварталында күрсәткечләрен яхшыртты

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
      Агымдагы елның беренче 3 аенда «Казан» халыкара аэропортының пассажирлар агымы 358 798 кеше тәшкил итте. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17,3% күбрәк.
 
      Эчке һава юнәлешендә беренче кварталда 203 791 кешегә хезмәт күрсәтелгән, бу 2013 елның шул ук чорыннан 24,6% күбрәк. Иң популяр юнәлеш булып Мәскәү тора. Беренче кварталда әлеге юнәлештә 167 000 кеше очкан. Моннан тыш, пассажирлар Санкт-Петербург һәм Сочига еш очканнар. Шулай ук Казан-Уфа-Сургут һәм Казан-Челябинск-Новосибирск рейслары да еш файдалануда.
 
      Халыкара линияләрдә пассажирлар агымы 12% артты һәм 155 007 пассажир тәшкил итте. БИБ (СНГ) илләренә түбәндәге рейслар белән файдаланучы күп булган: Дүшәмбе һәм Худжанд. Шулай ук чит ил юнәлешләрендә Хургада, Шарм-Эль-Шейх, Дубай, Шарджа, Бангкок, Пхукет, Стамбул, Гоа курортлары артыграк күрелгән.
 
      2014 елның гыйнвар-март айларында самолетларның очу саны үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26,7% (+602) арткан.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International