Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 179 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 45 рейс башкарылган, шул исәптән 12 – чартер, 10 халыкара рейслар. 1788 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2055 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 22 рейс башкарган.
      21 нче апрельгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Температура көндез +9 +14 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International