16-17 апрельдә республика юлларында 86 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 18 апреле, җомга
      16-17 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә 86 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 143 очрагы, 115 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1485 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Республикада апрельнең 17 көне эчендә 134 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 6 кеше һәлак булган һәм 166 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International