Бер атна эчендә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы участоклардан 333 тоннага якын чүп-чар җыеп ташланылган

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
      Татарстанда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы территорияләрне һәм ясалма корылмаларны чүп-чардан чистарту буенча  санитар-экологик икеайлык дәвам итә.
      Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тотуга җаваплы  “Главтатдортранс” ДКУсе автобус тукталышларын һәм ял итү мәйданчыкларын чистартуга зур игътибар бирә. Атна эчендә, 9-16 апрельдә, 332,9 тонна чүп-чар җыеп алынган, 3665 корыган куаклар кисеп ташланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International