Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 18 апреле, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Казанда җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакате теркәлгән: Казанның Волгоградская урамында МАЗ-103465 автобусы (ПАТП-2, 22 нче маршрут) кинәт туктаганда пассажир хатын-кыз егылган. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.
            Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 263 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 8 – чартер, 16 – халыкара рейслар. 2299 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2654 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 37 рейс башкарган.
      18 нче апрельдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез, төнлә урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура көндез +8 +13 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International