“РТЮ” ААҖ тимер юл транспорты объектлары янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеген кабат искә төшерә

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
      Мәгълүматлар буенча, 2014 елның 2 аенда гына да поездлар хәрәкәте зонасында бәхетсезлек очракларыннан 313 кеше һәлак булган, 69 кеше зыян күргән. Күпчелек бәхетсезлек очраклары гражданнарның тимер юл транспортының югары дәрәҗәдә куркыныч булган зоналарында үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәүләре аркасында килеп чыга.  
      Исегезгә төшерәбез, тимер юл - куркынычлык дәрәҗәсе югары булган транспорт объекты. Тимер юл аркылы тиешле урыннарда да гына чыгарга кирәк һәм хәрәкәт итүче поезд алдыннан йөгереп чыгарга ярамый. Вагоннарга менүнең дә куркынычлы булуын онытмаска кирәк, контактлы линияләрдә ток көчәнеше 25 мең вольт тәшкил итә. Йөк поездларында, вагоннар аралыкларында, түбәләрдә һәм поезд баскычларында хәрәкәт итү тоела. Балаларга тимер юл янында уйнау рөхсәт ителми.
      Шулай ук поезд тулысынча туктаган очракта гына вагонга керергә яисә аннан чыгарга мөмкин икәнлеген истә тотарга кирәк.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International