Казан тимерьюлчылары тармак ветераннарына ярдәм итәләр

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Апрельдә “РТЮ” ААҖнең юл челтәрендә традиция буенча язгы хезмәт шимбәсе бара.
          ГТЮ Казан төбәге тимерьюлчылары да инициативаны хуплап чыктылар. Бүгенге көнгә акциядә 5100 артык Казан тимерьюлчылары катнашты. Шимбәдә эшләп табылган акча тимер юл транспорты ветераннарына ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Бүгенге көндә төбәк территориясендә урнашкан предприятиеләр 610 000 сум җыйганнар инде. Йомгаклау майда булачак. Җыелган акча Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган чараларны үткәрүгә тотылачак.  
            Хәзерге вакытта ГТЮ Казан төбәгенең ветераннар советы 8647 ветеранны берләштерә, аларның 124 -  Бөек Ватан сугышында катнашучылар, 2000 артыгы – тылда хезмәт итүчеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International