«Казан» аэропорты һәм “Сибирь” авиакомпаниясе 10 ел бергә

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
      Үткән җомгада Мәскәү-Казан-Мәскәү маршруты (Домодедово аэропорты) буенча беренче рейс башкарылды. “Сибирь” авиакомпаниясе әлеге юнәлештә рейс ачучы беренче федераль ташучы булды. Хәзер авиакомпания Мәскәүдән Казанга көн саен тәүлеккә дүрт тапкыр оча.
      Авиакомпания 2005 елдан S7 Airlines бренды астында оча. Хәзерге вакытта Россия авиаташучылары арасында иң заманча һәм “яшь” һава суднолары паркына ия. Авиакомпания сыйфат һәм куркынычсызлык буенча халыкара стандартларына туры килә.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International