ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан халыкара аэропортында Гражданлык авиациясе Аэропорт ассоциациясенең авиация куркынычсызлыгы мәсьәләсе буенча комитет утырышы узды.
    
5 июльдән Казанның елга портыннан Свияжски утрау-шәһәренә яңа туристик маршрут ачыла. Хәзер казанлыларның һәм башкала кунакларының утрауга коры җирдән дә, су юлы белән дә бару  мөмкинлеге бар.   
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 326 автобус чыккан.

2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен “Төньяк” автовокзалы җәйге популяр Соль-Илецк юнәлешендә өстәмә тур оештыра.
1 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә 40 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 72 очрагы, 58 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 752 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 31 чартер, 26 халыкара рейслар. 3888 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1643 кеше килгән.

1
июль, 2014 ел
сишәмбе
30 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 51 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 71 очрагы, 68 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 806 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.

Сынау “КАМАЗ” ААҖ фәнни-техник үзәгенең ягулыклар һәм майлар үзәк лабораториясендә үткәрелде. Төп максат “ТАНЕКО” дизель ягулыгының КамАЗ автомобиле двигателенә тәэсирен бәяләү иде.

Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 329 автобус чыккан.

30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасында 27-29 июньдә 181 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 217 очрагы, 215 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 2429 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International