“Төньяк” автовокзалы Соль-Илецкига кадәр өстәмә тур оештыра

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
         Пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен “Төньяк” автовокзалы җәйге популяр Соль-Илецк юнәлешендә өстәмә тур оештыра.
Автобуслар “Төньяк” автовокзалыннан шимбә көннәрендә 19.00 сәгатьтә кузгалып китәчәк, Соль-Илецкидан кире якка шулай ук шимбә көннәрендә 16.00 сәгатьтә китәчәк. Юл бәясе (ике якка) 1700 сум. Маршрутта 43 кеше сыйдырышлы уңайлы автобуслар хезмәт күрсәтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 13 июньнән “Төньяк” автовокзалыннан Соль-Илецкига автобуслар йөри башлады инде, һәр җомгада 19.00 сәгатьтә кузгалып китә, ә Соль-Илецкидан кире якка шимбә көннәрендә 16.00 сәгатьтә китә.
Рейслар турында тулырак мәгълүматны автовокзалның белешмәләр хезмәте телефоны 2 373 323 аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International