30 июньдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 71 очрагы ачыкланган

2014 елның 1 июле, сишәмбе
      30 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 51 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 71 очрагы, 68 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 806 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Июнь аенда республикада 412 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Нәтиҗәдә, 44 кеше һәлак булган һәм 517 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International