Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 1 июле, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 6 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 6 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 329 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 17 халыкара рейслар. 2691 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2733 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 60 рейс башкарган.
      1 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +22 +27 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International