“Казан” халыкара аэропортында “Гражданлык авиациясе “Аэропорт” ассоциациясенең авиация куркынычсызлыгы мәсьәләсе буенча комитет утырышы узды

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Казан халыкара аэропортында Гражданлык авиациясе Аэропорт ассоциациясенең авиация куркынычсызлыгы мәсьәләсе буенча комитет утырышы узды.
Конференция эшендә Ространснадзор һәм Росавиация вәкилләре, инновацион авиация җиһазларын җитештерүчеләр - Россия төбәкләре һәм БДБ илләреннән (Иркутск, Волгоград, Краснодар, Симферополь, Сочи, Уфа, Южно-Сахалинск, Борисполь (Украина), Минск (Белоруссия), Бухара (Узбекистан), Манас (Киргизия) һәм башкалар) барлыгы 80 нән артык кеше катнашты.
Комитет утырышында авиация куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә законнарны камилләштерү, авиация куркынычсызлыгы хезмәтләре хезмәткәрләрен әзерләү, аэропортлардагы иминлекне тәэмин итү системаларын яңа технологияләр белән техник җиһазландыру мәсьәләләре турында фикер алышынды.    
Ространснадзор җитәкчесе урынбасары Владимир Черток “Казан” халыкара аэропортының авиация куркынычсызлыгы сегментында лидерларның берсе булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Татарстан хакимияте авиация куркынычсызлыгы мәсьәләсенә җаваплы карый һәм техник җиһазландыруга финанс яктан ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International