«ТАНЕКО» комплексы җитештергән дизель ягулыгын сынау уңышлы тәмамланды

2014 елның 1 июле, сишәмбе
      Сынау “КАМАЗ” ААҖ фәнни-техник үзәгенең ягулыклар һәм майлар үзәк лабораториясендә үткәрелде. Төп максат “ТАНЕКО” дизель ягулыгының КамАЗ автомобиле двигателенә тәэсирен бәяләү иде. Әлеге ягулыкның тест нәтиҗәләре һәм үрнәк белән чагыштыру двигательнең яхшы йөреш сыйфатын һәм эксплуатация характеристикаларын күрсәтте. Лабораториядә “ТАНЕКО” җитештергән дизель ягулыгын кайбер Евро-5 стандартлары күрсәткәчләреннән яхшырак булуын билгеләделәр.
       Үткәрелгән тикшерүләр, “ТАНЕКО” дизель ягулыгында сыналган КамАЗ автомобиле двигателенең егәрлеге параметрлары, ягулык бәрәкәтлелеге һәм экология буенча таләпләрне канәгатьләндерүе турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде.       
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International