1 июльдә республика юлларында балаларны транспортта махсус утыргычлардан башка йөртүнең 58 очрагы ачыкланган

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
1 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә 40 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 72 очрагы, 58 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 752 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Үткән тәүлектәреспубликада 20 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган һәм 24 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International